Чистайда 2025 елның беренче игезәкләре

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

2025 елның 4 февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Эркаевлар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде.

Светлана һәм Рөстәм Эркаевлар гаиләсендә икеләтә бәхет булды! Дөньяга берьюлы ике бала — Агата һәм Рената туа. Игезәкләрне өендә апалары бик нык дулкынланып көтәләр. ЗАГС хезмәткәрләре Эркаевлар гаиләсен тормышларындагы мөһим вакыйга белән котладылар һәм кызларның беренче документларын, шулай ук бүләк тапшырдылар.

Яңа туган сабыйларга, аларның туганнарына һәм, әлбәттә инде, әти-әниләренә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International