«Ныклы гаилә» федераль партия проектының төбәк координаторы итеп ГХАТ идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләнде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов программалар һәм проектлар буенча куйган өстенлекле бурычлар Татарстанның һәр районында хәл ителергә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Татарстан бүлекчәсе төбәк сәяси советы президиумы утырышында белдерде.
«Бердәм Россия» төбәк сәяси советы Президиумы утырышында кайбер партия проектларының яңа координаторлары һәм иҗтимагый советлары рәисләре билгеләнде.
«Ныклы гаилә» федераль партия проектының төбәк координаторы итеп Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләнде.
2025 елда Татарстанда «Бердәм Россия»нең 22 федераль һәм 3 төбәк партия проекты гамәлгә ашырылачак.
«Узган Гаилә елында иң әһәмиятле проектларның берсе «Ныклы гаилә» проекты булды. Ул барыннан да элек гаилә турында, гаилә кыйммәтләре һәм тәрбия өстенлеге турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова федераль һәм төбәк партия проектларын үтәү нәтиҗәләре турында сөйләгәндә.
Узган ел Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан 24 федераль, дүрт төбәк һәм 200дән артык җирле партия проекты гамәлгә ашырылган. Бер ел эчендә төрле дәрәҗәдәге 1,5 мең чара үткәрелгән.
«Республикада проектларны гамәлгә ашыру буенча системалы эш җайга салынган, аны активлаштырырга кирәк», - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.