2025 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең киңәйтелгән йомгаклау утырышы узды.
Коллегиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының юридик ярдәмне һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм җайга салу Департаменты Директоры Р.Е.Рябый ВКС режимында мөрәҗәгать итте.
ГХАТ Идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 127359 гражданлык хәле акты теркәлгән, 431 меңнән артык башка юридик әһәмиятле гамәлләр башкарылган.
Шуларның 35557се туу турында акт. 11 меңнән артык бала (31%) Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша - «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә теркәлгән.
2024 елда республика ГХАТ органнары тарафыннан никахлашу турында 23683 акт теркәлгән. Шул ук вакытта иң өлкән кияүнең яше – 89 (Лаеш районы), ә кәләшнең яше 86 (Казан шәһәре, Әлмәт муниципаль районы).
Шунысы куанычлы: республикада аерылышу турында теркәлгән актлар саны тотрыклы рәвештә кими бара – хисап чорында 13507. Аерылышу турындагы актларның кимүе өченче елда күзәтелә (-5,3%). Никахны өзү турындагы актларның 77% тан артыгын республиканың ГХАТ органнары суд карарлары буенча рәсмиләштергән.
Республика ГХАТ Идарәсе һәм органнары ел дәвамында гаилә традицияләрен популярлаштыру, ныклы гаилә кыйммәтләрен аеруча яшьләр арасында үстерү буенча зур системалы эш алып барды. 16000нән артык никахлашу тантанасы, 2200дән артык гаилә тормышы юбиляр парларын хөрмәтләү чаралары уздырылган, шуларның 1800 дән артыгы 50 ел бергә яшәгән, ә 292 пар - «бриллиант» юбиляр (60 ел ирле-хатынлы), 15 пар гаилә тормышынының 70 еллык юбилеен белгеләп үткән.
Республика ГХАТ органнары эшенә республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева йомгак ясады.
Коллегия утырышы азагында «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын Казан шәһәре Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе башлыгы Елена Студеникинага тапшыру тантанасы булды.
«Россия йөрәге» гаилә учагы уты салынган капсула Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында, Татарстан Республикасының барлык районнарында булды һәм хәзер ул мәхәббәт һәм тугрылык билгесе, республикабызның ныклы һәм бәхетле гаиләләре символы буларак «Казан» Гаилә үзәгендә сакланачак!
Әлеге тантанада 2024 елда гаилә институтын ныгытудагы казанышлары һәм биш бала тәрбияләгән өчен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнгән Илнур һәм Алия Мотыйгуллиннар гаиләсе катнашты.