2025 елның 10 гыйнварында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2025 елның беренче пары никахлашуны тантаналы рәвештә теркәделәр

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Беренче гаилә документын-никахлашу турында таныклыкны ирле-хатынлы Кирилловлар алды. Булачак ир белән хатын үзләренең 2025 елның беренче яңа өйләнешүчеләре булуларына гаҗәпләнделәр.

Елена һәм Савелий безнең районда күп санлы яңа гаилә парларын булдыруга үзенчәлекле талисман һәм илһамландыручылар булдылар. Район Башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы исеменнән, бәхетле яшь парларны тантаналы шартларда район башлыгы урынбасары Евгений Гаврилович Курков котлады. Парга котлау адресы һәм булачак балаларының тууын теркәү өчен тагын берничә тапкыр ЗАГСка кайту теләге белән истәлекле сувенир тапшырды.

Күп еллар узгач, бу көн алар өчен якты истәлек булып калыр, алар бүген кабул иткән карарларына беркайчан да үкенмәсләр, ә бу никахтан туган балалары үзләренең бәхетләрен туган районнарында табарлар дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International