Мамадыш районында күпбалалы Костиннар гаиләсен тәбрикләделәр

2024 елның 28 декабре, шимбә

Ел йомгакларына багышланган тантанада күп балалы Костиннар гаиләсен хөрмәтләделәр. Район башлыгы Вадим Ильич Никитин Егор Анатолий улын һәм Марина Васлий кызын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Җылы гаилә учагы булган кечкенә генә йорт та бөтен бер галәмне сыйдыра ала дигән бик матур канатлы фраза бар. Мамадыш районының Красная Горка авылыннан Костиннар гаиләсе нәкъ менә шуны тормышка ашыра алды.

“Җылы атмосфералы кешеләр” – диләр мамадышлылар Егор Анатольевич һәм Марина Васильевна турында. Алар 26 ел бәхетле гомер эчендә үз куллары белән уңайлы йорт төзегәннәр, бакча һәм зур булмаган хуҗалык үстергәннәр, ә иң мөһиме, 10 балага гомер бүләк иткәннәр, үстергәннәр һәм тәрбияләгәннәр.

"Тормыш китабыңны кызганыч китапка әйләндермә! Намус белән яшә, үз хезмәтең белән барысына да иреш» - бу гаҗәеп гаиләдә балалары ала торган төп дәрес.

Гаилә башлыгы Егор Анатольевич-шәхси эшмәкәр, төрле техника өчен запас частьләр белән тәэмин итә һәм сата, сольхоз җиһазларын һәм велосипедларны ремонтлау белән мавыга. Марина Васильевна - «Табыш» кибетендә кассир булып эшли, шулай ук ул Мамадыш шәһәре читендә чәчтарашханә хуҗасы.

Олы улы Павел СВОда илебез данын яклый, Данил шушы көннәрдә армиядән кайткан, кызы Елизавета Алабуга шәһәрендәге медицина училищесының 4 нче курс студенты, кондитер әйберләре әзерләү белән мавыга. Николай, Анна, Дина, Иван – Красногорск урта мәктәбе укучылары, музыка һәм техника белән мавыгалар. Александра һәм Тимофей «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.

Костиннар Дмитрий өчен опекун булып тора, ул бүген Мамадыш шәһәренең политехник көллиятендә эшли.

Костиннлар гаиләсе өчен иң яраткан вакыт – кичке аш вакыты. Гаиләнең һәр әгъзасы бер өстәл артына җыелып һәм аның тагын бер матур көне ничек узганы белән уртаклышып утырудан да зур бәхет юк ди Егор белән Марина!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International