Пар сукмактан - алтын туйга

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Әниләр көне алдыннан, 2024 елның 21 ноябрендә Арча районында өйләренә барып «алтын» юбилярларны, Леонтий Александрович һәм Зоя Ивановна Евдокимовлар гаиләсен тантаналы рәвештә котладылар. Бу бик тату һәм бердәм гаилә. Гаиләне саклау өчен бер-береңне хөрмәт итү, ярату, аңлау, авыр мизгелләрне бергә җиңү мөһим, дигән бердәм фикердә алар.

Районның хатын-кызлар советы рәисе А.М. Гатауллина бәйрәм шартларында район башлыгы И.Г. Нуриев исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау хаты тапшырды, районның җитәкчесе мондый гаиләләр белән горурлануын билгеләп үтте. Юбилярларны бәйрәм белән шулай ук "Южный" ТОҮ рәисе Васильев Л. М. котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International