2024 елның 23 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен туй инструктажы узды.
Әңгәмә барышында ГХАТ Идарәсе белгечләре никахлашу сарае бинасында һәм территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм яшь парларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Бер пар мисалында никахны теркәү тантанасы ничек узачагын һәм туй көнендә аңлашылмаучанлыклардан саклану өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәттеләр.
Очрашулар ачык характерда уза. Анда безнең шәһәрдә никахлашырга теләүчеләр катнаша ала.