Рабекиннар Сергей Александр улы һәм Юлия Константин кыз гаиләсендә өченче бала булып Кира исемле кыз бала туды. Александровлар Владимир Николай улы һәм Алена Александр кызы гаиләсендә икенче бала булып, София исемле кыз бала туды. Хуснутдиновлар Рифат Ринат улы һәм Алина Рәфкать кызы гаиләсендә өченче бала, Эмир исемле ир бала туды.
Бу көн сезнең өчен иң матур, истәлекле көн булып калсын. Сезнең тату һәм нык гаиләләрегезгә иминлек телибез, шатлык, мәхәббәт хөкем сөрсен гаиләләрегездә. Нәни балаларга нык сәламәтлек, менә дигән аппетит һәм тыныч төннәр телибез.