Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 16 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 11 малай һәм 5 кыз бүләк итте.
Туган сабыйларның өчесе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар, бишәр бала – икенче һәм өченче, өч бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 19, ә иң яшь әтигә 21 яшь тулган. Иң өлкән әнигә 45, иң өлкән әтигә –48 яшь.
Елның 11нче ае районыбызга 10 гаилә бүләк иткән. Иң яшь кәләшкә – 20, иң яшь кияүгә 23 яшь тулган. Иң өлкән кәләш белән кияү 54 һәм 58 яшьләрен тутырган.
Декабрь аена язылышуга 15 ләп гариза бирелгән.