1993 елның 12 декабрендә илебездә бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу көнне, традиция буенча, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган кешеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Конституция-илебезнең төп законы, ә паспорт-Россия гражданинының төп документы.
Төп документны яшьләргә Баулы шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе Станислав Юрий улы Соколов тапшырды. Ул яшьләрнең илебезне яратучы игелекле, ярдәмчел кешеләр - бөек илебез – Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булачагына ышаныч белдерде.
«Бердәм Россия» партиясенең Баулы бүлекчәсе секретаре Г.Г. Галләмиева «Паспорт турында син нәрсә беләсең» дигән викторина үткәрде һәм яшьләргә символик бүләкләр тапшырды.
Әлеге чараның максаты – Россия халкының гомуммилли аңын, гражданлык бердәмлеген ныгыту һәм үстерүгә ярдәм итү, Россия Федерациясе Конституциясенә, законлылыкка, социаль тормыш нормаларына карата хөрмәт рухында тәрбияләү.