Иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсендә-Россия Конституциясе көнендә-23 яшь минзәләлегә Россия Федерациясе гражданнары паспорты тапшырылды. Паспорт тапшыру олы тормыш һәм мөстәкыйльлек башлануын күрсәтә. Документ-кәгазь генә түгел, ә яңа мөмкинлекләр һәм җаваплылык символы. Яшьләрне һәм аларның әти-әниләрен бу мөһим вакыйга белән котлыйбыз! Юлыгыз матур һәм уңышлы булсын! Россия Федерациясе гражданины исемен намус белән алып барырга һәм Ватаныбыз белән горурлануыгызны телибез!