Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә укучылар өчен Ачык ишекләр көне узды. Очрашу ГХАТ бүлеге һәм архив буенча экскурсия белән башланды.
Гаилә елы үткәрү кысаларында укучыларны гражданлык хәле актларын теркәү буенча дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм тәртибе белән таныштырдылар. Балалар белән әңгәмәдә Россиядә Гаилә елын үткәрү, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау һәм ныгытуның мөһимлеге турында тема яңгырады.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре укучыларны РФ һәм РТ Гаилә Кодексы белән таныштырдылар, ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге эшчәнлеге, бүлек тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Балаларны статистик саннар, районда демография торышы, кияү һәм кәләшләрнең яше, яңа туган балаларның популяр исемнәре кызыксындырды.