Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошинның Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәре көне белән котлавы

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

2024 елның 18 декабрендә ГХАТ органнары 107 еллыгын билгеләп үтәләр. Россия ГХАТ органнары системасы формалашу Бөтенрусия Үзәк сайлау комиссиясе һәм РСФСР ХКСның «Гражданлык никахы, балалар һәм актлар китапларын алып бару турында» декретын кабул итүдән башланды.

ГХАТ органнарына һәр кеше тормышындагы мөһим вакыйгаларны, мәсәлән, тууны теркәү һәм никахны тантаналы рәвештә теркәү бурычлары йөкләнгән. Аларның сыйфатлы чишелеше илебез гражданнары өчен гаять мөһим.

Бүген ГХАТ органнары гражданлык хәле актлары язмаларының гасырлар буе дәвам иткән кәгазь архивын саклап кына калмыйча, үзәкләштерелгән электрон ресурс – «Гражданлык хәле актларының бердәм дәүләт реестры» дәүләт мәгълүмати системасын актив кулланалар, анда 1926 елдан бирле Россия Федерациясенең барлык язмалары берләштерелгән. Заманча электрон система гражданнарга илебезнең теләсә кайсы почмагында ГХАТ органнары хезмәтен алырга мөмкинлек бирә.

Гаиләне яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел гаилә-демографик сәясәт өлкәсендә яңа проектлар үсешенә этәргеч бирде. Ныклы гаилә - җәмгыятебезнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуының нигезе ул.

Ышанам ки, тармакның кадрлар потенциалы, аның һөнәри бурычларын үтәүгә иҗади якын килүе һәм эшкә тугрылыгы киләчәктә дә гаиләнең абруен күтәрүгә, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру мәсьәләләрендә ГХАТ органнарының ролен көчәйтүгә хезмәт итәчәк.

Ихлас күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, иминлек, катлаулы һәм игелекле эшегездә уңышлар теләп калам!

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры                                                                                                А.В.Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International