Россия Федерациясе Конституциясе көнендә никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән яшьләргә паспортлар тапшыру тантанасы узды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашучылар өчен паспорт, илнең дәүләт символлары турында танып-белү викторинасы һәм концерт программасы әзерләгәннәр.
Залның көчле алкышлары астында Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлегенең өлкән җитекчесе, полиция подполковник Ольга Иван кызы Голякова балаларга паспортлар тапшырды, аларны сакларга, яхшы укырга һәм РФ Конституциясен хөрмәт итәргә кушты.
Котлауларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәйрушина Роза Акрам кызы да кушылды. Хәрәкәттә катнашучылар балаларга символик истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм уңышлар теләделәр.