2024 елның 13 декабрь көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә “бриллиант” юбилярлар, Рифат Галимуллович белән Равия Вәлиевна Галимуллиннарны һәм “алтын” юбилярлар Флорит Бикмуллович белән Раушан Сагидулловна Рахимуллиннарны котладылар.
Бу көнне, күп еллар элек булган кебек, бәхетле юбилярлар залга Мендельсонның туй маршына керделәр. Ирле-хатынлы гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү китабына үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе итеп юбилей туй медальләре белән алмаштылар. Тантана көнендә катнашкан юбилярларның балалары һәм оныклары матур вакыйга белән уртаклаштылар.
Районның хатын - кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. бәйрәм шартларында район башлыгы И.Г.Нуриев исеменнән истәлекле бүләкләр һәм котлау адреслары тапшырды, җитәкченең районның мондый гаиләләре белән горурлануын билгеләп үтте. Юбилярларны бәйрәм белән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Р.Х., Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. котладылар.