Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Х. Шәмсетдинов, Азнакай районы хатын-кызлар советы рәисе Э.С. Галиева мөрәҗәгать итте, булачак әниләргә ана белән бала арасындагы бәйләнештә бишек җырының әһәмияте турында сөйләде. Дәрес барышында хатын–кызлар консультациясе мөдире, акушер-гинеколог Л.А. Шәмсетдинова йөкле хатыннарны бала табуга маршрутлаштыру буенча киңәшләр бирде һәм бала көткәндә туган күпсанлы сорауларга җавап бирде. Азнакайда Г. Тукай исемендәге “Зәңгәр мәчет” хәзрәте Рәфис хәзрәт яңа туган балага исем сайлаганда үгет-нәсихәт бирде, исемнең бала язмышына йогынтысы турында сөйләде.
Уңайлы һәм җылы атмосферада узган чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Э.Ф. Әхмәтова катнашты, ул гаиләне саклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның мөһимлеген билгеләп үтте. Һәр йөкле хатын-кызга үз гаиләсенең кайгыртуын, барлык якыннарының, янәшәдәгеләрнең җылысын һәм берсүзсез мәхәббәтен тоюы бик мөһим. Чара барышында Илдар һәм Динара Габделхаковлар гаиләсендә туган икенче баланы хөрмәтләү тантанасы булды.
Чара азагында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Р. Гыйләҗев гаиләнең һәр кеше өчен тормышта мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады. Алар - якын һәм туган кешеләр, яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр.