Апас муниципаль районы Кайбыч районына тантаналы рәвештә “Россия йөрәге” гаилә уты салынган капсуланы тапшырды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Апаста Гаилә елына йомгак ясауга багышланган зур бәйрәм чарасы узды.

25 ноябрьдә Апаска ил буйлап сәяхәт итүче «Россия йөрәкләре» гаилә учагы килеп җитте. Аны Кормаш авылында яшәүче Фәридә апа һәм Хәлим абый Кәримовлар кабул иттеләр, алар озак еллар туган авыл хуҗалыгында хезмәт куйдылар, быел алтын туйны каршыладылар. Бәйрәм тантанасында алар гаилә символын Каратунда яшәүче яшь пар Регина һәм Илназ Ибраһимовларга тапшырдылар.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров билгеләп үткәнчә, быел традицион гаилә кыйммәтләрен яклау һәм саклау буенча күп кенә чаралар үткәрелгән, яшь парларга ярдәм күрсәтелгән, шулай ук гаилә институты белән бәйле проблемаларны хәл итү буенча да эшләр башкарылган. Шунысы куанычлы, Апас районында соңгы өч елда күп балалы гаиләләр саны 74кә җитте. 11 айда 50 пар теркәлгән.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова гаиләнең һәр кеше тормышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Гаилә - белем, күнекмәләр һәм кыйммәтләр, эмоциональ ярдәм һәм мәхәббәт алган беренче җәмгыять. Гаилә - күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, буыннар дәвамчанлыгы ул. Ә безнең балалар - ул безнең киләчәгебез. Гаилә кыйммәтләренә, гаиләдә күркәм традицияләргә хөрмәт тәрбияләргә, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Гаилә учаклары сүнмәсен, җылы һәм имин булсын, - дип теләде ул һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда нәтиҗәле хезмәтләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмовага һәм район ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгече Гөлнара Шаһиева бәхетле һәм имин тормыш теләделәр.

Ибраһимовларның яшь гаиләсе яңадан сәхнәгә чыкты. «Россия йөрәге» гаилә учагын алар Кайбыч районына тапшырдылар. Гаилә уты салынган бу капсула бу юлы Әдилә һәм Марат Ситдыйковлар гаиләсен җылытачак. Бәйрәм чарасы җыр-биюләр, халкыбызның гореф-гадәтләрен сәхнәләштерү белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International