Республика халкы министрлыклар өчен 2025 елга төп максатларны билгели

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында республика халкы тарафыннан алты социаль министрлык өчен киләсе елга билгеләнә торган ачык максатларны һәм бурычларны сайлау буенча онлайн-тавыш бирү бара.

Онлайн-тавыш бирүгә җәмәгатьчелек фикерен, кире элемтәнең төрле платформалары материалларын өйрәнү нәтиҗәсендә министрлыклар каршындагы иҗтимагый советлар белән берлектә экспертлар тарафыннан әзерләнгән максатлар һәм бурычлар чыгарылган.

Республика халкы проект порталында бирелгән тәкъдимнәр өчен тавыш бирә ала, шулай ук, үз күзлегеннән чыгып, хакимият органы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгели, Министрлык эше буенча үз комментарийларын һәм теләкләрен калдыра ала. Мәсәлән, узган елгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча татарстанлылар эксперт бергәлегеннән аермалы 1600 тәкъдим биргәннәр.

Сораштыру «ТР хезмәтләре»нең мобиль кушымтасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында “Халыктан сораштырулар” («Опросы жителей») бүлегендә 7 декабрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча барачак: https://open.tatarstan.ru/polls).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International