Кадерле әниләребез, дәү әниләребез!
Әниләр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!
Әни ул – иң изге, иң кадерле кеше; яшәү, наз һәм җылылык чыганагы, гаилә терәге. Бары тик әни генә, бернәрсәгә дә карамыйча, үз баласын бөтен йөрәге белән ярата, барлык кыенлыклардан саклый, шәхес итеп тәрбияли.
Кадерле әниләребез! Зирәк, акыллы һәм сабыр булуыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүче күп балалы әниләргә һәм хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге телибез! Тормышыгыз тигезлектә, кадер-хөрмәттә, муллыкта узсын! Балаларыгызның игелеген күреп, шатлыкларына һәм уңышларына сөенеп озак яшәгез!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе башлыгы Э.Ф. Әхмәтова