Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлегендә 500нче бала тууы теркәлгән

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

2024 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 500 нче бала тууы теркәлде. Тууны теркәү «бала туу»суперсервисы кысаларында башкарылган.

Хәбибуллинар Ленар Габдулла улы һәм Раушания Ринат кызы гаиләсендә кызлары Самина туды. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әнине кызлары тууы белән котладылар, сабырлык һәм ышаныч, ата – ана кайгыртуы һәм мәхәббәте, ә сабыйга киң юллар һәм бөек ачышлар теләделәр. Беренче хокук билгели торган документ – туу турында таныклык, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисеннән котлау адресы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International