Баулы ГХАТ бүлегендә Әниләр көне алдыннан яңа туган балаларны теркәү тантанасы узды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Иң җылы һәм назлы бәйрәм – Әниләр көне алдыннан ГХАТ бүлегендә гаиләләрдә өченче, дүртенче һәм алтынчы бала булып туган җиде сабыйны теркәү тантанасы узды. Чыннан да, яңа кешенең тууы - ата-аналар, гаилә өчен иң мөһим вакыйга һәм зур бәхет. Гаилә елын уздыру кысаларында чакырылучыларга гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһимлегенә аерым игътибар бирелде. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы нигезе бит.

Бәхетле әти-әниләрне Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И. Хөснуллина җылы котлады. Илмира Илдус кызы дәүләтебезнең нәни гражданнарының беренче документын тапшырып, нәниләргә бәхетле балачак теләде һәм мондый гаиләләрдәге балаларның һичшиксез уңышлы, бәхетле булып үсәчәгенә ышаныч белдерде.

Чараны М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары концерт номерлары белән бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International