Чүпрәле районында Гаилә учагы капсуласын Буа районына тапшырдылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2024 елның 18 ноябрендә Чүпрәле районының ГХАТ залында «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагын Буа муниципаль районына тапшыру тантанасы булды.

Капсула Чүпрәле районына Тәтеш районыннан 2024 елның 11 ноябрендә килгән. Мактаулы хокук - Чуаш Упкыны авылында яшәүче Вера Ивановна һәм Валерий Петрович Портновларның күп балалы гаиләсенә насыйп булды. Алар өч батыр ул тәрбияләп үстерделәр, Ватаныбызны чын саклаучылар. Бүгенге көндә алар махсус хәрби операциядә катнашалар.

Портновлар гаиләсе тантаналы шартларда Буа районының Ырынгы авылында яшәүче Тимряковлар гаиләсенә «Россия йөрәге» утын тапшырды. Любовь Васильевна һәм Юрий Васильевич өч ул үстерәләр, аларның икесе СВО зонасында катнаша, кечесе Кораллы Көчләр сафларында хезмәт үтә.

Тантаналы чарага шулай ук риясыз һәм тугры мәхәббәт үрнәге булган, туган як иминлеге өчен хезмәт куйган парлар да чакырылган иде. Алар - Зартдиновлар Ольга Владимировна һәм Ринат Минихәт улы, Отажановлар Отажан Сардор улы һәм Ләйлә Әнвәр кызы.

Чара кысаларында шулай ук Баһаутдиновлар гаиләсе Раил Радик улы һәм Венера Айрат кызына кечкенә Сафиянең туу турында таныклыгын тапшыру тантанасы булды.

Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов катнашучыларны бүгенге бәйрәм белән котлады, һәр гаиләгә иминлек теләде.

Чакырылган гаиләләрнең барысы да гаилә учагына кагылдылар, аның җылысын тойдылар, Гаилә елы символы белән хушлашуга теләкләрен җиткерделәр.

Чара музыкаль номерлар белән үрелеп барды, алар залга җылылык һәм дуслык рухы кертте. Гаиләләргә бу матур вакыйга истәлегенә чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International