Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә гаилә белеме буенча педагоглар өчен муниципаль семинар узды

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Чарага Түбән Кама шәһәренең мәгариф учреждениеләренең «Гаилә белеме» курсын алып баручы педагоглар җыелды. Чарада дәресләрне оештыруның төп мәсьәләләре, укыту методикасын алга таба үстерү, укучыларның бу фәнгә кызыксынуын арттыру турында фикер алыштылар.

Семинарда катнашучылар алдында: Түбән Кама ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Сәгыйтова Гүзәлия Ислам кызы һәм районда гаилә кыйммәтләрен укытуны үстерү башында торган Байбулатова Рамета Сәлим кызы чыгыш ясады.

Семинарның төп моментларының берсе -  ачык дәрес булды. Аны медицина көллияте педагогы Бутякова Гүзәл Анатольевна «Түбән Кама медицина көллияте» дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесенең 2 курс студентларына «Гаилә - патриотизм нигезе» темасына үткәрде.

Семинар җылы һәм нәтиҗәле атмосферада узды, педагогларга тәҗрибә белән уртаклашырга, шәһәр, район мәгариф учреждениеләрендә гаилә тәрбиясен алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International