Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләренә ведомствоның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 14 ноябрендәге 866 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы итеп Эльвира Әхмәтова билгеләнде.
Алексей Песошин кыскача гына ГХАТ Идарәсе коллективын Эльвира Әхмәтованың хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды һәм аның алдагы эш урыны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татмедиа булуын хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Эльвира Әхмәтова үз алдына куелган бурычны үтәячәгенә ышаныч белдерде. Бу шул исәптән гаилә һәм традицион кыйммәтләр институтын ныгыту.
Үз чиратында, Эльвира Әхмәтова ТР Рәисе һәм республика җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
"Бердәм команда булып эшләячәкбез һәм Татарстан җитәкчелеге куйган бурычларны нәтиҗәле гамәлгә ашырачакбыз", - диде ГХАТ Идарәсе башлыгы, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.