Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараеның тантаналар залында нәкъ 20 ел элек шушы ук залда гаилә корган Вәлиуллиннар Айрат һәм Гүзәл гаилә тормышының юбилеен билгеләп үттеләр.
Айрат белән Гүзәлнең өч кызы бар: Регина, Самира һәм Ясминә - аларның төп горурлыгы һәм шатлыгы. Айрат - төзелеш компаниясендә прораб, Гүзәл - балалар бакчасында укытучы - логопед.
Ярдәм, үзара аңлашу, мәхәббәт - менә форфор туе юбилярларының гаилә бәхете сере. Ир белән хатын үзләре әйтмешли: «мәхәббәт – гаилә нигезе, ә гаилә бәхете – барысы бергә булу"!