Түбән Камада никах юбилярлары Парады узды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараеның тантаналар залында Камил Нургали улы һәм Мәдинә Фәиз кызы Ситдыйковлар, Василий Николаевич һәм Мария Андреевна Обшаровлар, Валерий Иванович һәм Флюра Хундияр кызы Петровлар, Александр Иванович һәм Наталья Петровна Веселовлар, Владимир Михайлович һәм Валентина Васильевна Колупаевлар гаиләләренең юбилярлар парады узды.

Моннан илле ел элек, 1974 елның октябрендә, бу парлар Түбән Кама шәһәре ГХАТында үзләренең уртак киләчәкләренә беренче адымнарын ясаганнар. Шушы  шәһәрдә алар ярты гасыр буе хезмәт куйганнар, гаилә корганнар, балалар тәрбияләгәннәр, аларга үзләренең зирәклекләрен тапшырганнар.

Бәйрәмне мәртәбәле кунаклар – Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамазанов Илдар Илһам улы һәм «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге башкарма секретаре Михайлова Лариса Рәшит кызы булуы бизәде. Алар җылы котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар, бу парларның ныклыгына чын күңелдән соклануларын белдерделәр, аларның гаилә бердәмлеге һәм тугрылык үрнәге киләчәк буыннар өчен мөһим ориентир булуын ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International