Актаныш районында 50 нче никах

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген Актаныш районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның илленче никахы - Данияр Шәймурзин белән Лиана Галимованың гаиләләрен рәсмиләштерү тантанасы узды. Кияве белән кызының туена махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар Галимов та кайткан иде. Яшьләрне мәхәббәт бәйрәме белән котларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тантаналар залына җыелган кунакларны яшь парлар белән таныштырды, гаилә төзүнең никадәр җаваплы гамәл булуын искәртеп сүз-теләкләрен җиткерде.

Данияр һәм Лиана бер-берсенә һәрчак тугры, терәк һәм кирәк булырга вәгъдәләр бирешеп ЗАГС таныклыгына имзаларын салдылар, саф мәхәббәт билгесе - алтын балдаклар белән алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International