24 сентябрьдә Түбән Каманың Никахлашу сараенда алты никах теркәлде. Бу көзге көнне яшь парлар, якыннары даирәсендә, рәсми рәвештә гаилә союзы төзеде. Тантаналар кояшлы һәм саф көзге һава фонында узды.
ГХАТ белгечләре яңа өйләнешүчеләрне мөһим вакыйга белән котладылар һәм аларга озын гомер, бәхетле гаилә тормышы теләделәр!