Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда яңа уку елына старт бирелде

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» курсы буенча беренче дәресне Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова үткәрде.

Балаларны ГХАТ органнарының йөз елдан артык тарихы белән таныштырдылар. Гаиләләрнең акт китапларында теркәлгән елъязмасы укучыларда зур кызыксыну уятты һәм үз гаиләләре турында сөйләргә теләк барлыкка китерде. Дәрес интерактив формада үтте һәм уен элементлары белән баетылган иде.

Идарә җитәкчесе мәктәп укучыларын яңа уку елы белән котлап, аларга уңышлар, яхшы уку һәм күтәренке кәеф теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International