Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә Сергеевлар гаиләсенең никах тормышының 40 еллык юбилее билгеләп үтелде

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсндә, 1984 елның 25 августында Александр Николаевич һәм Вера Ильинична Сергеевлар беренче тапкыр бер-берсенә "әйе" дип әйтеп, уртак юлларын башлап җибәргәннәр.

Дүрт дистә ел дәвамында алар кулга-кул тотынып, үз тормышларын хөрмәт, ышаныч һәм үзара ярдәм белән тутырып барганнар. Сергеевларның ике баласы бар — уллары Андрей һәм кызлары Екатерина, алар мәхәббәт һәм кайгырту мохитендә үскәннәр. Бүген гаилә дүрт оныкларына шатланып һәм горурланып яши.

Александр Николаевич һәм Вера Ильинична — нык гаилә үрнәге генә түгел, ә хезмәт сөючәнлекнең дә илһамландыручы мисалы. Александр Николаевич күп елларын "Нижнекамскнефтехим" һәм төзелешкә багышлаган, ә Вера Ильинична Челтәр компаниясендә эшләгән. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы - 89 ел. Хәзер инде алар лаеклы ялда, һәр мизгелнең кадерен белеп, тормышның ләззәтен бергәләп кичерәләр.

Юбилярларның исемнәре Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International