2024 елның 26 сентябрендә Яр Чаллы Тантаналар сараенда Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тантаналы рәвештә 20 яшь гражданга паспорт тапшырды.
Бу истәлекле вакыйга аларның һәркайсының тормышында мөһим этап булды. Чарада шулай ук искиткеч концерт номерлары яңгырады. Артистлар тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр һәм уңай энергия бүләк итте.
Барыгызны да олы тормышка ишек ача торган беренче документ алуыгыз белән котлыйбыз!