2024 елның 25 сентябрендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык теркәү бүлегенең тантаналар залында Ринат Рәисович белән Гүзәл Рафаилевна Кәримовлар өйләнешүләренең 25 еллыгын бәйрәм иттеләр.
Гражданлык теркәү бүлеге хезмәткәрләре юбилярларны никахларының "Көмеш" юбилее белән котлап гомерләре буе бер-берсенә булган хисләрне саклап калуларын теләделәр.
Бу көнне, 25 ел элек кебек, бәхетле юбилярлар залга Мендельсонның Туй маршы астында керделәр. Ир белән хатын тормыш юбилярларын хөрмәтләүнең Мактау китабына үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе итеп «Көмеш туй» медальләре белән алмаштылар. Бу вакыйганы юбилярларның балалары, оныклары, туганнары уртаклашты.
Бу көннен истәлеге итеп Кәримовларга символик никахлашу таныклыгы һәм район башлыгы И.Г. Нуриевның котлау адресы тапшырылды.
Район хатын-кызлар советы рәисе Гатаулина А.М., ТОС "Центральный" рәисе Прахов Р.А., балалары, әниләре, шаһитләр һәм күпсанлы туганнары юбиляр парга җылы теләкләрен җиткерделәр.
Кадерле юбилярлар! Бүгенге мизгелләр сезнең йөрәгегездә гомер буе саклансын!