Яңа 2024 уку елыннан Россия мәктәпләрендә укучылар өчен яңа фән — «Гаилә белеме» барлыкка килде. Бүген, 26 нчы сентябрь көнне, Урыссу 2 нче урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» дәресе узды. Анда Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова катнашты. Дәрес дискуссия формасында узды. Укучылар белән " Никах нәрсә ул? Никахның һәм гаиләнең хокукый нигезләре"» тәкъдир итү нигезендә төрле тарихи чорларда гаиләләрнең нинди булуы турында әңгәмә үткәрелде, гаиләнең рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм никахлашуның хокукый нигезләре каралды. Чара ахырында укучыларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирелде һәм бәхетле гаилә нинди булу кодексы төзелде.