Бүген Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда "Россия йөрәге"гаилә учагы капсуласы тапшырылды. Хәмидуллиннар Равил Сәмигулла улы һәм Гөлсәния Хаҗип кызы “Россия йөрәге” гаилә учагын Аксубай муниципаль районыннан күп балалы Хәнифовлар гаиләсенә тапшырдылар. Иршат Хәниф улы белән Чулпан Минзаһит кызы биш бала тәрбиялиләр. Чулпан Минзаһит кызы “Ата-Ана Даны” ордены белән бүләкләнде. Чараның мәртәбәле кунаклары - алтын, сапфир һәм рубин никах юбилярлары булдылар.
Нурлат районыңда “Россия йөрәге” гаилә учагы капсуласы 23 сентябрьгә кадәр булды, аның белән ГХАТ булегендә тематик чаралар үткәрелде: өч гаилә белеме дәресе, ике никахны тантаналы рәвештә теркәү, никах юбилярларын хөрмәтләү.