«Россия йөрәге» уты Алексеевск районыннан Спас районына тапшырылды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Республика көнен һәм поселок көнен бәйрәм итү көнендә Алексеевск районының “Дорожник” паркында гаилә учагы “Сердце России” тапшыру булып узды. Гаилә учагын, районның хөрмәтле куп балалы гаилә (дүрт бала тәрбияүче) Закировлар Марат һәм Гөлшат тапшырды, ә кабул итте, шулай ук күп балалы (гаиләдә дүрт бала) гаилә Спасс районыннан Прытковлар Василий һәм Дарья. Искәртәбез, 23 гыйнварда Мәскәудә Россия форумы халыкара күргәзмәсе кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Гаилә елын ачты. Бу тантанада Муромнан Россия башкаласына изге Петр һәм Феврония калдыклары янында кабызылган гаилә учагы китерелде. Аннары бу утның бер өлешен илнең барлык төбәкләренә районнан районга тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International