Яр Чаллы Тантаналар сараенда 20 гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырдылар

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев катнашты.

Ана капиталына Сертификат электрон рәвештә рәсмиләштерелә һәм иминләштерелгән затның шәхси кабинетына җибәрелә, шуннан соң гаилә ана капиталы акчалары белән эш итә башларга мөмкин.

Берничә гаилә тантаналы теркәлүгә әби-бабайлары белән килгән иде.

Тапшыру кысаларында СФР консультация пункты оештырыла, анда белгечләр ана капиталы акчаларын нинди юнәлештә кулланырга мөмкин булуын, МСК акчалары белән эш итүгә гариза бирү срокларын, төрле юнәлешләр буенча МСК акчалары белән эш итү өчен нинди документлар кирәклеген аңлаталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International