Алабуга районында күп балалы гаиләдә бишенче бала туган

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

2024 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан күп балалы Абдрафиковлар гаиләсендә туган бала туу теркәлде. Динар бәхетле һәм тату гаиләдә бишенче бала булды. Бала гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 8 июльдә туган. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күп балалы әнигә яңа туган баланың беренче документын тапшырдылар, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты котлауларын ирештерделәр, сабыйга һәм аның гаиләсенә бәхет һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International