Түбән Кама сайлау округы территориясендә халык өчен «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәме узды

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Гагарин сайлау округы территориясендә Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре 50, 45 һәм 35 ел бергә яшәгән юбилярларны котладылар. Юбилярларны уртак кайгылары берләштерде – әти – әниләрнең уллары махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнар. Быел Литвиновлар 50, Рамазановлар 45, Хрисановлар 45, Әхмәдиевлар 45 һәмТедиковлар 35 еллык гаилә юбилеен билгеләп үткәннәр.

ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре юбилярларга Мактаулы актлар тапшырдылар. Аларның исемнәре Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International