Марат һәм Лилия Хәкимовларның алтынчы балаларын теркәү үзенчәлекле вакыйга булды.
Балага әти-әнисе Айнур дип исем кушканнар, ул күп балалы зур гаиләдә туган. Аның өч апасы: Амилә, Адилә, Алинә һәм ике абыйсы-Әмир белән Амал бар. Хәкимовлар дус, актив тормыш позицияле гаилә.
ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның әти - әнисенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын һәм бәйрәмнең төп символы-ромашка бәйләме тапшырдылар.
Шулай ук «Мин Түбән Камада тудым» муниципаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе ярдәмендә күп балалы гаиләгә «сабый сандыгы» тапшырылды.