Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда күпмилләтле никах теркәү

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре Зур күпмилләтле илнең аерылгысыз өлеше булып тора. Монда тынычлыкта һәм татулыкта 80 дән артык милләт вәкилләре яши.

2024 елның 8 июлендә, "гаиләнең туган көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында, Күпмилләтле никахлашу тантанасы узды. Мендельсон маршы астында Багаутдинов Ранис һәм Рәхимова Язиля, Родионов Константин һәм Блинова Ирина, Миргалиев Вадим һәм Баянова Айсылу гаилә берлеген теркәгәннәр.

Яшь гаиләләргә беренче дәүләт документы – никахлашу турында таныклык, беренче гаилә портреты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Бу матур көнне шәһәрнең тантаналар сараенда 24 бәхетле пар гаилә союзы теркәлде!

Кадерле яңа өйләнешүчеләр! Саклагыз, бер-берегезне яратыгыз. Бәхетле булыгыз! Сезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International