8 июльдә Сарман муниципаль районы Сарман авылының «Татар Илеге» ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Сөюләрдән дөнья ямьләнә» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын һәм кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Бу искиткеч көнне 50 ел бергә бәхетле никахта яшәгән Габбас һәм Мария Гайсиннар, Фәнүс һәм Галия Сафиннар, Рәшит һәм Гөлия Вәлиевларны хөрмәтләү булды. 50 ел бергә бәхетле никахта яшәгән һәм балаларын җәмгыятьнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләгән Габбас һәм Мария Гайсиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Бәйрәм иҗат коллективлары, үзешчән сәнгать осталары катнашында концерт программасы белән дәвам итте. Бәйрәм мәйданчыкларында гаилә мастер-класслары, конкурслар, тематик күргәзмәләр оештырылды.