Балтач районында "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медаль чыгарган иде. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә. Балтач районында "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән 2009 елдан башлап төрле елларда 16 гаилә бүләкләнде. Быел әлеге медаль Норма авыл җирлегеннән Флёра һәм Мөхәрләм Исхаковлар гаиләсенә тапшырылды. 68 ел парлы сукмактан атлаган өлкән Исхаковлар уллары Фәрит гаиләсе белән кадер -хөрмәттә яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International