июльдә Алексеевск районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «бриллиант», «зөбәрҗәт» һәм «алтын» гаилә парларын хөрмәтләделәр

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

ЗАГС бүлегендә бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үткән Кирилловлар Николай Анатольевич һәм Людмила Васильевналарны, бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үткән Салахиевлар Әсхәт Афтахович һәм Миңнәфис Хәмитовналарны, 50 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән ике пар, Фроловлар Николай Александрович һәм Любовь Николаевна, шулай ук Чупариновлар Евгений Николаевич һәм Мария Николаевна гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Юбилярларны Алексеевск районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевич котлады. Ул бу гаилә парларына күп еллар дәвамында күрсәткән үрнәк гаилә тормышы, мәхәббәт һәм терәк булганнары өчен чын күңелдән рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.

Тантананың төп сәбәпчеләренә бүләкләр тапшырылды, шулай ук алар Алексеевск муниципаль районының Мактаулы гаиләләре китабына кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International