2024 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Югары Ослан муниципаль районы Түбән Ослан авыл җирлегенең мәдәният йортында тантаналы чара узды. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Евгений Варакин барлык катнашучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыру буенча оештыру комитеты грамотасын 40 ел бергә яшәгән Морозенковлар гаиләсенә Вадим улы Юрий һәм Виктор кызы Нинага чәчәкләр бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды. Бу гаилә яшь буын үрнәк гаилә, чөнки аларда бер-берсенә карата мәхәббәт, хөрмәт, балаларын лаеклы тәрбияләп үстергәннәр. ЗАГС бүлеге башлыгы Наталья Кадыйрова Морозенковлар гаиләсен һәм барлык чакырылган кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап, барлык гаиләләргә мәхәббәт, татулык, гаилә иминлеге һәм зур гаилә бәхете теләде. Шулай ук Морозенковлар гаиләсе Вадим улы Юрий һәм Виктор кызы Нина адресына Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы Алексей Архиреев бүләк тапшырып бик күп җылы сүзләр әйтте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур бәйрәм концерты әзерләгәннәр.