Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан Нурлат районының бала тудыру йортында биш бала, ике кыз һәм өч малайның тантаналы чыгарылышы булды. Чыгарылышта Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Медникова Ольга Владимир кызы һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яңа туган балаларның гаиләләрен сабыйлар тууы, шулай ук Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Гаиләләргә символик ромашка чәчәк бәйләмнәре һәм Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгыннан Дамир Азат улы Ишкинеевтан истәлекле бүләкләр тапшырылды.