Актаныш муниципаль районында югары дәрәҗәдә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык “көне үткәрелде

2024 елның 9 июле, сишәмбе

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә пар балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 17 сәгатьтә утте. Бәйрәм тантанасын район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды. Кичәнең төп кунаклары Яңа Богады авылында яшәуче Якупов Азат Миргазиян улы һәм Фирая Әхнәф кызы булдылар. Якупов Азат Миргазиян улы һәм Якупова Фирая Әхнәф кызы 1984 нче елның 19 нчы июлендә гаилә корып, үрнәк гаилә булып, 40 ел тату гомер кичерәләр. Азат Миргазиян улы урта мәктәпне тәмамлаганнан сон ул чордагы “Коммунизмга” колхозында, яңадан “Тамыр” хуҗалыгында механизатор булып эшли. Хезмәт стажы 43 ел. Хезмәтендәге уңышлары өчен авыл хуҗалыгы идарәсенен мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Фирая Әхнәф кызы шулай ук мәктәпне тәмамлау белән “Коммунизмга” колхозында савымчы булып эшли башлый. Хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанып, уңышлары өчен авыл хуҗалыгы идарәсенең, авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатларына, мактау кәгазьләренә лаек була. Гаиләләрендә алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Риназ, кызлары Гөлзинә. Бүгенге көндә алар 3 оныкның кадерле дәү әнисе, дәү әтисе. Әлеге бәхетле гаилә эштә дә, тормышта да гел бергә. Әлеге парга “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медален район Башлыгы Л.Р.Зарипов тапшырды.

Чарада 50, 60, 65 ел бергә яшәгән парларына район Башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә гаилә корган пар Мәсәде авылы егете Шәрипов Илдар Илсур улын, Буаз-Кул авылы кызы Гатина Лилия Ильсур кызын тантаналы шартларда котлап истәлек бүләген тапшырды.

Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International