Татарстанда "Игелекле Татарстан" премиясе кысаларында 2024 елның иң яхшы волонтерларын билгеләячәкләр

2024 елның 9 июле, сишәмбе

29 июньдә «Игелекле Татарстан» 2024 иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә Республика премиясенең заявка кампаниясе старт алды!

Премия җиңүчеләре булып республиканың волонтерлар берләшмәсе лидерлары төрле юнәлешләр буенча: сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, вакыйгалар юнәлеше, СВО үткәрү зонасында ярдәм һәм башкалар буенча билгеләнәчәк. Ирекле эшчәнлекне оештыручылар, шул исәптән коммерцияле булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре хуплана.

Волонтерлар премиядә 3 юнәлеш буенча катнаша ала: “Волонтерлар”, “Командалар”, “Бизнес”. Татарстан Республикасының Ел волонтеры аерым билгеләнә.

Премиянең гариза бирү кампаниясе 7 августка кадәр дәвам итәчәк. Гаризаны https://dobro.ru/contest/153/apply/ сайтында бирә аласыз.

Ел ахырында традицион бүләкләү тантанасы узачак.

Уңайлылык өчен барлык кирәкле мәгълүмат премия сайтында тупланган https://dobrotatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International