2023 елның 10 ноябрендә Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә ел башыннан 4 пар игезәк теркәлгән. Дамир һәм Лилия Вәлиевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 2023 елның 8 ноябрендә аларның 2 улы туган. Яңа туган балаларга әти-әниләре Рамис һәм Данис исемнәре кушканнар.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата – аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны һәм ТР Рәис Рөстәм Миңнехановның котлау адресларын тапшырдылар.