Гаилә һәм никах институтының әһәмиятен арттыру максатларында ЗАГС идарәсенең Киров районы буенча бүлеге Казан шәһәренең Киров районындагы «137 нче урта белем бирү мәктәбе» МБМУ 10 сыйныф укучылары өчен гаилә тәрбиясе дәресләре үткәрде.
Укучылар өчен дәрес ЗАГС бүлеге буенча экскурсиядән башланды. ЗАГС хезмәткәрләре Россиянең ЗАГС органнары барлыкка килү тарихы белән уртаклаштылар, ЗАГС органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр. Архивта укучылар архив китаплары салынган стеллажларны карадылар, шулай ук гражданлык хәле актлары язмаларын саклау шартлары һәм сроклары турында мәгълүмат алдылар. Никахны тантаналы теркәү залында Никахлашу тантанасы ничек узуын һәм ЗАГС бүлекләренең тагын нинди чаралар уздыруын белделәр. Һәр укучы кызыксындырган сораулар бирә һәм аларга җаваплар ала алды.