Әтиләр көненең мөһим гаилә бәйрәме алдыннан, Элисеевлар Артем һәм Анастасия гаиләсендә икеләтә шатлык була, ике матур малай Мирон һәм Макар туа. Бәхетле ата – аналарның улларын тәрбияләү тәҗрибәсе бар, Артем һәм Анастасиянең өлкән улы Матвей бар.
Казан шәһәре ГХАТ идарәсе белгече Валентина Акулина тантаналы шартларда ата - аналарга улларының тууы турында беренче документларны тапшырды һәм гаилә башлыгын күп балалы ата статусы бирелү белән котлады! Чөнки әтинең роле-зур гаиләнең төп нигезе, ә шәхси мисал – балаларның җәмгыятьнең лаеклы гражданнары булуларына гарантия.
Елисеевлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм гаилә иминлеге телибез! Улларының бәхете һәм уңышлары өчен ата-ана йөрәкләре шатлык белән тулсын!